10 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта «Кышын кошларны ашат» акциясе үткәрде. Чара «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә оештырылды.
Акциянең максаты – кышлаучы кошларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш, туган якка һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Акция үткәрер алдыннан ук белгеч һәм волонтерлар көчле салкыннарда каурыйларга азык табу кыенлыгы турында сөйләштеләр. Кошларга ярдәм итү өчен Әлфирә Юнысова балаларга әти-әниләре белән бергә кул астындагы төрле материаллардан җимлекләр ясарга тәкъдим итте.
Әзер җимлекләрне балалар агачларга элделәр һәм анда кошлар өчен сый-нигъмәтләр сиптеләр.