12 февральдә Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Нурсил Шәймәрданов «Үз кулларың белән антенна ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Чара Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.
Дәрестә малайлар мавыгып кул астындагы материаллардан антенна конструкцияләү белән шөгыльләнделәр. Тырышлыклары нәтиҗәсе аларны гаҗәпләндерде – үз куллары белән ясалган антенна ярдәмендә балалар 20 бушлай телеканал карый алды. Үз уңышлары белән алар әти-әниләре белән дә уртаклашырга сүз бирделәр, чөнки тәрбияләнүчеләр малайлар өчен файдалы хезмәткә өйрәнделәр.