«Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында 11 февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Критик кабул итү фильтрлары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада сигез бала катнашты.
Дәрес «Нәрсә ул медиатекст?» темасына әңгәмә белән башланды. Белгеч балалар белән заманча кешенең тормышын Интернеттан һәм телевидениедән башка күз алдына да китереп булмаганы турында сөйләште. Шул ук вакытта ул Интернетта булган бөтен нәрсәгә дә ышанырга ярамый, дип билгеләп үтте. Аннары Ирина Кожевникова катнашучыларга ошаган мәгълүматны сайларга һәм өйрәнергә, ә аннары интернет-материалга үз карашын белдерергә тәкъдим итте.
Дәрес нәтиҗәләре буенча балалар үзләре өчен билгеле бер нәтиҗәләр ясадылар.