13 февральдә Россия Федерациясенең 72 субъектында Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юллары» XXXIX ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды.
«Россия чаңгы юллары» традиция буенча спортның кышкы төрләренә битараф булмаган миллионлаган кешеләрне җыя.
Казанда узышлар дүрт мәйданчыкта оештырылды: Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында, Горкино-Әмәт урман паркында, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.
Чаңгы ярышларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны РФ Спорт министрлыгы кубоклары, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.