25 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2020 елда ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләрен карау буенча утырышы булачак. Чара онлайн-режимда узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнарны алдан теркәү Тәртип нигезендә башкарыла (https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm?pub_id=2590930).
Утырышка чакыру теләүчеләргә бары тик алдан теркәлгәннән соң гына җибәреләчәк.