Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер классында «Үз мәгълүматларыңны Интернетта ничек сакларга» дигән уен-викторина үткәрде.
Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелүче Бөтендөнья Интернетта куркынычсызлык көне турында сөйләде, тематик видеороликлар күрсәтте, уен-викторина үткәрде.
«КМТ: компьютер мәгълүмат технологияләре» түгәрәге кысаларында оештырылган чарада барлыгы биш кеше катнашты.