Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында массаж кабинеты эшли. Массаж хезмәтен шәфкать туташы З. Р. Галимова күрсәтә. 2020 елда ул «Медицина массажы» һәм «Терапиядә шәфкать туташлары эше»программалары буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Сертификацияле белгеч һәр клиентка индивидуаль карый. Массаж хезмәтләре 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга бушлай, ә халыкның башка категорияләренә «Чишмә» комплекслы үзәгенең Күзәтчелек советы тарафыннан расланган прейскурант буенча күрсәтелә.