ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» мәдәни үсеш һәм гаиләгә, аналыкка һәм балачакка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел 397 370 сумлык РФ Президенты грантын отты. Үзәкнең «Игелек юлы белән» проекты авыр тормыш хәлендә калган авыл кешеләрен социаль яклауга юнәлдерелгән.

15 февраль көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен батырлык дәресе оештырылды. Ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган иде.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

13 февральдә Түбән Камада «Россия чаңгы юллары-2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел спорт чарасында 5 меңгә якын түбәнкамалы катнашырга теләк белдергән. Алар – төрле һөнәр һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре.

2019 елдан Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен абилитация чаралары үткәрү белән шөгыльләнә. Алар Россиянең алдынгы тифлопедагоглары һәм экспертлары катнашында, заманча методологияләрне һәм сервис алымнарын кулланып төзелгән.

«Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ 70 хезмәткәр алдындагы гомуми 723,689 мең сумлык бурычын түләде.

Кама Аланында бистә һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелеге инициативасы белән очрашу узды. Анда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре, коммерция предприятиеләре, бюджет оешмалары вәкилләре, шулай ук җирле эшмәкәрләр катнашты.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында2021 елның гыйнварында Лениногорск муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру башланды.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм «Игелек буыны» отряды волонтеры «Беркем дә онытылмаган» дигән акция уздырдылар. Чара 12 нче социаль участогында узды.

Көн саен Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә алып баруны оештыралар.

11 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче белән гарантияләнгән әңгәмә узды. Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты матрос, техник, автомобиль йөртүче, радист, атучы, отряд командиры, взвод командиры вакансияләре тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International