Казанның тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада программалары гамәлгә кертелә

2021 елның 12 феврале, җомга

2022 елда Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак. Бу зур вакыйга алдыннан Татарстанда әзерлек чаралары уза.

Әйтик, Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада программаларын көндәлек практикага кертүгә багышланган чаралар узды. Яшь реабилитантларның ата-аналарын һәм учреждение хезмәткәрләрен «Яшь атлетлар», «FIT5 – Яхшы физик форма» программалары һәм «Хәрәкәт активлыгы күнегүләре программасысы (МАТР)» белән таныштырдылар.

Дәвалау физик культура буенча инструктор Роман Покалев катнашучыларга «FIT5 – Яхшы физик форма» программасы буенча тәкъдим ителә торган күнегүләр комплексын күрсәтте. «Здравушка» коллективы яңалыкларны хуплады һәм күнегүләр ясауда катнашты.

Шулай ук очрашу барышында планлаштырылган чараларның даталары, җаваплы затлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International