«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Питрәч районы медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.
Көн саен диспансерлаштыруга район хастаханәсенә һәм табиб амбулаторияләренә 15-20 өлкән яшьтәге граждан китерелә. 2021 елның гыйнварыннан илкүләм проект чаралары белән инде 291 кеше колачланган.
2020 елда медицина учреждениеләренә Питрәч районының 1 130 кешесе китерелгән.
