Әлмәттә психологларның муниципаль советын булдыру турында фикер алыштылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

12 февральдә Әлмәт шәһәрендә психологларның муниципаль советын булдыру мәсьәләсе буенча чара узды. Чарада ата-аналар, мәктәп һәм кайбер белгечләр белән уртак гамәлләр турында сөйләштеләр. Эшнең максаты балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау буенча белгечләрнең эшчәнлеген оештыруның юлларын, методларын һәм алымнарын билгеләү иде.

Профилактик эшнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары арасында социаль хезмәтләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары оештыруны билгеләделәр, бу исә балада яшүсмер чагында деструктив тотышның теге яки бу нәтиҗәләрен китереп чыгара торган минималь куркынычларны да ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Белем бирү учреждениеләрендә әңгәмәләр һәм лекцияләре ярдәмендә суицид куркынычын киметергә булышырга мөмкин табиблар һәм укытучыларның эше мөһим. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, сукбайлыкны һәм караучысызлыкны кисәтү алып барырга, имин булмаган гаиләләрне ачыкларга, ә иң мөһиме – куркыныч төркеменә кергән балаларны квалификацияле психологларга вакытында җибәрергә кирәк.

Бу хезмәттәшлек элек эшләнгән план нигезендә социаль-психологик хезмәт күрсәтүне генә түгел, ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International