Түбән Камада социаль педагог һәм волонтер сугышчы-интернационалист янына барып кайттылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм «Игелек буыны» отряды волонтеры «Беркем дә онытылмаган» дигән акция уздырдылар. Чара 12 нче социаль участогында узды.

Акция кысаларында белгеч һәм волонтер сугышчы-интернационалист, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Николай Талапин янына барып кайттылар.

Николай Михайлович кунакларга аның Әфганстанга ничек эләгүе, үз сугышчан иптәшләре, җирле халык һәм Әфганстанның гаҗәеп табигате турында сөйләде. Сугыш тормышының авыр психологик һәм физик шартлары, һәр сәгать саен ул һәм аның хезмәттәшләре үлем куркынычына дучар булган вакыт турында ул бик авыр сөйләде. Бу хатирәләрнең аңа җиңел бирелмәве күренә иде.

Очрашу ахырында Николай Михайлович җирдә тынычлык хакына үз тормышын куркыныч астына куйган кешеләрне истә тотарга тиешбез, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International