15 февраль көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен батырлык дәресе оештырылды. Ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган иде.
Балалар совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет һәм Әфганстан хөкүмәте гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы һәм аларның җирле халыкка күрсәткән ярдәме турында белделәр.
Мондый чаралар балаларга үз иленең тарихы белән танышырга һәм чын патриотлар булып үсәргә ярдәм итә.