«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында2021 елның гыйнварында Лениногорск муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру башланды. Системаны гамәлгә ашыруның максаты – лаеклы карау оештыру, техник чаралар белән тәэмин итү, туганнарын карау күнекмәләренә өйрәтү, медицина һәм социаль хезмәтләрне үз вакытында күрсәтү өчен ведомствоара хезмәттәшлек оештыру.
Бүгенге көндә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасын тормышка ашыру буенча чаралар планы эшләнгән. «Юл картасын» үтәү йөзеннән комплекслы үзәк һәм үзәк район хастаханәсе белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә оештырылды.
Озак вакыт карау системасы стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә елдан артык Карау мәктәбе эшләп килә. 2021 ел башыннан бирле 10 дәрес үткәрелгән. Мобиль бригада эше кысаларында төрле категориядәге 15 гражданга хезмәт күрсәтелде. Лениногорск районында өлкән кешене тәрбиягә алган бер гаилә булдырылган.
Моннан тыш, 2020 елда башланган озак вакыт карау системасы буенча хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмати-аңлату эшләре дәвам итә.