Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә гарантияләнгән әңгәмә узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче белән гарантияләнгән әңгәмә узды. Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты матрос, техник, автомобиль йөртүче, радист, атучы, отряд командиры, взвод командиры вакансияләре тәкъдим итте.

Оешманың кадрлар хезмәте вәкиле кандидатларга таләпләр, социаль гарантияләр, эш режимы, эш шартлары, хезмәт хакы күләме турында сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар хәрби ипотека алу мөмкинлеге турында да белделәр.

Әңгәмә барышында дәгъва кылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм белешмә мәгълүмат белән таныша алдылар.

Чарага 15 кеше килгән иде. Үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 2 кандидатура эшкә урнашу турында карар кабул итү өчен оешмага кабат әңгәмәгә чакырылды.

Катнашучылар эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру, шулай ук һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International