Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең яңа хыялы – парфюмерия өлкәсендә эксперт булу. Белгеч Александра Ершова җитәкчелегендә балигъ булмаганнар мастер-класста катнаштылар, парфюмның барлыкка килү тарихы һәм үсеше турында белделәр, хушбуй ясау технологиясе белән таныштылар.
Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ф. Т. Гайнетдинова, Л. З. Хөсәенова волонтерлар белән берлектә «Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә» дигән акция уздырдылар.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм эвакуацияләү буенча уңышлы гамәлләр башкару өчен кирәкле персоналның һөнәри һәм психофизиологик әзерлеген югары дәрәҗәдә саклау максатыннан бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәм социаль яклау бүлегендә кешеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча тренировка үткәрелде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 15 февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара узды.
Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен гадәти булмаган экскурсия оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар.
15 нче февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе ветераннары белән берлектә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу оештырдылар. Чара 6 нчы урта мәктәп базасында узды.
12 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнар өчен «Эшсездән – эшмәкәргә» дигән коворкинг-мәйданчык оештырылды.
«Тыныч балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Ышанычлы һәм ышанычсыз үз-үзеңне тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
15 нче февральдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Балачак унъеллыгы чараларының төбәк планын үтәү кысаларында, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучы балалар катнашты.
16 февраль көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Стоп, коронавирус!» темасына профилактик әңгәмә булып узды. Чараны өлкән шәфкать туташы Р. А. Гәрәева үткәрде.