«Өлкән буын» проекты өлкәннәрнең ихтыяҗлары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Көн саен Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә алып баруны оештыралар.

Әйтик, 10 февральдә Акташ участок хастаханәсенә Ямаш һәм Зәй-Чишмә авылларында яшәүче җиде кеше китерелде.

Шәфкать туташы бер төркем өлкән яшьтәге кешеләрне хастаханәдә озатып йөри. Пациентлар терапевтта тикшерүләр уза, анализлар бирә, ЭКГ, флюорография, маммография уза. Комплекслы үзәк белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтәләр: кеше белән элемтәгә кереп, хастаханәгә илтүгә ризалык алалар.

«Өлкән буын» федераль проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын күбрәк белергә мөмкинлек бирә. 2019 елдан башлап Әлмәт районының авыл территорияләрендә яшәүче 1 850 дән артык өлкән яшьтәге һәм инвалид үз теләге белән медицина тикшерүе узу өчен районның медицина оешмаларына китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International