Апас районы учреждениесе хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Апас муниципаль районы учреждениесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ 70 хезмәткәр алдындагы гомуми 723,689 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук «Камская агрофирмасы» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Кама Тамагы районы предприятиесе 13 хезмәткәргә 191 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International