Кама Аланының хезмәт базары: проблемалар һәм аларны чишү юллары

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Кама Аланында бистә һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелеге инициативасы белән очрашу узды. Анда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре, коммерция предприятиеләре, бюджет оешмалары вәкилләре, шулай ук җирле эшмәкәрләр катнашты.

Түбән Кама мәшгульлек үзәгенең Кама Аланы бүлегендә 314 кеше исәптә тора, шуларның 220 – бистәдә яшәүчеләр, 94 – якын-тирә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. Шул ук вакытта Кама Аланында 88 вакантлы эш урыны бар. Кадрларга җирле шәһәр төзүче предприятиеләрнең берсе – «Нова Ролл-стрейч» ҖЧҖ компаниясе мохтаҗ. Аларга экструдер машинистлары, төягеч шоферлары, материаллар, ярымфабрикатлар төрүчеләр, кладовщиклар кирәк.

Кама Аланы хастаханәсенә табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, мәктәпләргә – укытучылар, пешекчеләр, тегү фабрикасына – тегүчеләр кирәк. Квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасын хәл итүнең берсе – Түбән Кама күппрофильле көллиятенең җирле филиалында белгечлек санын арттыру. «Нова Ролл-стрейч» ҖЧҖ, «Термокам» ҖЧҖ, «КамДетальПроект» ҖЧҖ Кама Аланы шәһәр төзүче предприятиеләре җитәкчеләре әлеге уку йортын бистә территориясендә саклап калу һәм көллияттә һөнәрләр санын арттыру үтенече белән чыктылар.

Киңәшмәдә халыкны эш белән тәэмин итү проблемасын хәл итүнең стандарт булмаган юллары да яңгырады. Хәзер Кама Аланы территориясендә шәхси торак төзелеше бистәсен булдыру мөмкинлеге карала. Аның ничек эшләячәген башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р. Беляев аңлатты: «Вариант буларак – без ташламалы шартларда әзер инфраструктуралы җир участоклары бирәчәкбез, шул исәптән республиканың башка районнарында, РФ төбәкләрендә яшәүчеләргә дә. Кама Аланы иң беренчеләрдән булып Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләре арасында бистәнең генераль планын раслады, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирде, шуңа күрә яңа проектларны гамәлгә ашыру турында да уйларга мөмкин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International