Түбән Камада «Игелек юлы белән» проекты старт ала

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» мәдәни үсеш һәм гаиләгә, аналыкка һәм балачакка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел 397 370 сумлык РФ Президенты грантын отты. Үзәкнең «Игелек юлы белән» проекты авыр тормыш хәлендә калган авыл кешеләрен социаль яклауга юнәлдерелгән.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан социаль склад булдырылды һәм эшли, ул Президент гранты акчасына тормышка ашырылды. «Игелек юлы белән» проекты «Социаль склад» проектының дәвамы булып тора. Ел дәвамында мохтаҗ авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен районның авыл җирлекләренә барулар оештырылачак.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектны тормышка ашыруда «Гаилә» оешмасының партнеры булып тора. Үзәк белгечләре халык арасында мәгълүмати-агитацион эш алып барачаклар. Социаль складның чыгу датасы һәм вакыты турында мәгълүмат авыл җирлекләре башлыкларына җибәреләчәк, алар бу турыда халыкка хәбәр итә алачак. Күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, тол хатыннар, пенсионерлар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр әйберләтә ярдәм ала алачак.

«Игелек юлы белән» проектының партнерлары булып шулай ук район социаль яклау идарәсе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «НТР» телерадиокомпаниясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International