Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Элеонора Фәтхуллина «Ә сезнең кулдан киләме?» челленджы оештырып, һәр тәрбияләнүченең индивидуальлеген ача алды. Чараның максаты конкурс эшчәнлеге юлы белән балигъ булмаганнарның уникаль сәләтләрен ачыклау иде.
Тәрбияче Энҗе Булатова оештырган «Талисман» коррекцион әкиятен сәхнәләштерү үз-үзеңә ышанычны үстерергә ярдәм итте. Балалар тормышта да, әкияттәге кебек үк, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышанычны арттыру өчен төрле психологик алымнар кулланырга мөмкин икәнлеген аңладылар.