2021 елның 24 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 31 228 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 796 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,54 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 137 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 134 кешегә кимрәк.
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять, кадрларга ихтыяҗны фаразлау, эш эзләү инструментлары һәм яңа эш урыннары булдыру турында министр Эльмира Зарипова «Татарстан» ДТРК интервьюсында сөйләде.
Министрлык тарафыннан муниципалитетлар белән берлектә, кадрлар белән тәэмин итү эшен җайга салу өчен, якындагы бер-ике елга планлаштырыла торган эш урыннары булдыру мониторингы алып барыла. 2020 елда 7,9 мең эш урыны булдыру планлаштырылган иде. Чынлыкта 8,7 мең эш урыны булдырылды. Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән мәгълүматларга караганда, 2021 елда яңа төзелгән һәм эшләп килүче предприятиеләрдә 11 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы вакыйга уңаеннан «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина «Тел – халыкның җаны» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.
18 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге Башкарма комитетына барып кайтты.
19 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда 9 эш бирүче катнашты: «ПФМК» ҖЧҖ, «Таткоммунпромкомплект» ҖЧҖ, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Школьное питание» ҖЧҖ, «Авалон Продакшн» ҖЧҖ, «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Яшел Үзән муниципаль районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе.
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгеч Ирина Широбокова балигъ булмаганнар өчен «Туган телем» дигән викторина үткәрде.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан 18 февральдә Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда «Музыка музейда» дигән чара узды. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы җиде балигъ булмаган бала өчен кызыклы экскурсия оештырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.