Мәшгульлек үзәгенең «Инвестицион проект» хезмәте нәтиҗәсендә «КАМАЗ»да 368 вакансия ябылды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

«КАМАЗ» ГАҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проектында катнашучы Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең «Инвестицион проект» хезмәте нәтиҗәсендә 368 вакансияне япты. «КАМАЗ»ның 557 хезмәткәре өстәмә һөнәри белем алды.

2019 елдан мәшгульлек үзәге, илкүләм проектта катнашучы буларак, яңа эш форматына күчте: стандарт дәүләт хезмәтләре күрсәтүдән тормыш һәм бизнес-хәлләрне комплекслы чишүгә. «Инвестицион проект» хезмәте кысаларында «КАМАЗ» өчен, кандидатлар исемлеген тәкъдим итү һәм аларны әңгәмәгә җибәрү белән бергә, модернизацияләү планнары нигезендә предприятие хезмәткәрләрен алдан һөнәри укыту оештырылды. Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр дә өстәмә күнекмәләр алдылар.

Шулай ук «Индор ТВ» реклама компаниясе белән килешү кысаларында транспорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм җәмәгать туклануы нокталарында предприятие вакансияләрен өстәмә урнаштыру, мәгълүмат бирү зоналарында экраннарда, «Россиядә эш» кадрлар үзәгенең коворкинг-мәйданчыкларында презентацион роликлар трансляцияләү, Чебоксар шәһәрендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган территориальара вакансияләр ярминкәсендә катнашу да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International