Яшь бөгелмәлеләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

«Мин һәм сәламәтлек» модуле кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Юлия Лунева балигъ булмаганнар белән «Тәмәке тарту һәм аның зыяны» дигән фильм карау оештырды. Шулай ук дәрес кысаларында яшүсмерләр анкета уздылар һәм никотинның зыяны турында плакат ясадылар.

Тәрбияче Энҗе Булатова мәктәп яшендәге балалар белән «Минем сәламәтлегем» дигән уен тренингы үткәрде. Балалар тематик кроссворд чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Ахырдан барлык катнашучылар да сәламәтлекне саклау өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International