Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар кунакларга һәрвакыт шат. 24 февральдә үзәккә кунакка «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге педагоглары килде.
Р. В. Буравова һәм Р. Р. Новикова балаларга игелек һәм елмаю турында күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр. Тамашаны дәртле клоуннар алып барды, алар һәркемнең күңелен күтәрде һәм елмаерга мәҗбүр итте. Тәрбияләнүчеләр фломастерлар белән шарлар бизәделәр, ике командага бүленеп, салават күпере ясадылар. Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, яхшы сүзләр әйттеләр, җырлар җырладылар. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.