Баулы телевидениесе һөнәрләр турында тапшырулар циклын башлап җибәрә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Баулы телевидениесе районы мәгариф бүлеге белән берлектә «Минем булачак һөнәрем» тапшырулар циклы башлап җибәрә. Телетапшыруга төрле һөнәрләр белән кызыксынучы балалар чакырыла. 3 нче мәктәп укучысы Никита Гобәйдуллин беренче булып журналист һәм телетапшырулар алып баручы һөнәре белән танышты.

Телевидениедә иртә Никита өчен планеркадан башланды. Эш буенча беренче инструктаж һәм «эш»тә беренче биремнәрне Никита «Баулы-информ» җитәкчесе Евгения Левановадан алды. Ул укучыга телевидение һәм журналистларның бүгенге көндә ничек эшләвен аңлатты.

Беренче «эш көне»ндә үк Никита алдында бозлавык турында сюжет һәм фоторепортаж төшерү буенча бурыч куелды.

«Эш темпын, юнәлеш үзенчәлеген исәпкә алып, диктор һәм журналистларга тактиклык, бай сүзлек запасы кирәк булачак», – дип сөйләде Никитага җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International