«Ялкын» социаль приютында бәйрәм уңаеннан квест үткәрделәр

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм яллары бик кызыклы үтте.

Шулай итеп, кызлар хезмәткәрләр һәм малайлар өчен видеокотлау әзерләделәр һәм яздырдылар. Ватанпәрвәрлек хисен формалаштыру һәм Россия армиясенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияче җитәкчелегендә «Булачак солдат зарядкасы» дигән бәйрәм флешмобы үткәрделәр.

Ватанны саклаучылар көнендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Десант» операциясе» дигән мавыктыргыч квест оештырылды. Чараның максаты бәйрәм атмосферасы тудыру, тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын үстерү, үз Ватаннары өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.

Көн ахырында яшүсмер кызлар чәй табыны әзерләделәр һәм малайларны «Тәмле тарихлар» түгәрәгендә пешергән сюрпризлар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International