Тернәкләндерү процессында массаж ковриклары куллану

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау технологияләренә зур игътибар бирелә. Алар балаларның сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга, хәрәкәт активлыгын, хәрәкәтләрне координацияләүне, физик чыдамлыкны үстерергә ярдәм итә.

Бала табанын массажлау мөһим момент булып тора, шуңа күрә белгечләр тарафыннан дәресләрдә массаж келәмнәре куллану тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Кеше табанында күпчелек нервлар тупланган. Өсте тигезсез булуы аркасында, келәм аяклар массажын тәэмин итә, буыннарны ныгыта һәм балаларда яссы табанлылык барлыкка килүне һәм үстерүне булдырмый кала. Үзәк белгечләре үз эшләрендә төрле алымнар, күнегүләр кулланалар, шул рәвешле балаларда уңай кәеф тудыралар, дәрт һәм энергия бирәләр.

Тәрбияче Гүзәлия Гыйльфанова сүзләренә караганда, табаннарга даими массаж йогынтысы баланың сәламәтлеген көн саен һәм бер кыенлыксыз яхшыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International