20 февраль көнне «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хезмәт фронтында катнашучы Елизавета Григорьевна Михайловага бардылар.
Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Инстаграм социаль челтәрендә туры эфирга чыктылар, һәм Елизавета Григорьевна хезмәт, кырыс сугыш еллары турында сөйләде, ул еллардагы вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты.
Ахырда истәлеккә фотога төштеләр.