Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы оештырылды. Аны «Лейся, песня» түгәрәгендә катнашучылар һәм учреждение хезмәткәрләре әзерләде.
Өлкәннәр бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр: җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Аларның тамашачыларны сөендереп, үзләренең сәләтләрен күрсәтәсе килде.
Бәйрәм уңаеннан 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары учреждениедә тематик рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар, ә 3 нче урта мәктәп волонтерлары интернат-йорт ир-атларына котлау открыткалары ясадылар.
Шулай ук социаль хезмәт алучыларны «Старость в радость» Хәйрия фондының онлайн-концерты белән сөендерделәр. Программа Санкт-Петербург һәм Түбән Новгородтан «Музыкаль мохит» иҗат клубында катнашучылар тарафыннан әзерләнгән иде. И. Пиотровская, С. Нотик, В. Медведев, С. Суворов, В. Елисеев һәм Н. Бирина хәрби һәм лирик җырлар белән чыгыш ясады. Өлкәннәр артистларның чыгышын кызыксынып тыңладылар, кушылып җырладылар, биеделәр. Концерт ахырында алар чын күңелдән башкаручыларга рәхмәт белдерделәр.