«Асылташ» социаль приютында бәйрәмне конкурслар һәм эстафета белән билгеләп үттеләр

2021 елның 26 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чара башында балаларга Россия Федерациясенең Кораллы көчләре турында документаль фильм күрсәтелде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше приют директоры вазыйфаларын башкаручы Т. А. Грачева чыгышыннан башланды. Ул булачак саклаучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, укуларында уңышлар, кыюлык һәм батырлык теләде. Приютта тәрбияләнүче кызлар малайлар өчен шигырьләр сөйләделәр.

Тантаналы өлештән соң кызыклы биремнәр белән эстафета үткәрелде. Ике команда ярышты. Катнашучылар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр, биремнәрне үтәделәр һәм лаеклы бүләк алдылар.

Чара ахырында залда җыелучылар «Безнең армия» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International