25 февральдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Эш сәфәре кысаларында ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария-эпидемиология режимын үтәүне, террорчылыкка каршы якланганлык дәрәҗәсен тикшерү максатыннан учреждениене һәм территорияне карап чыкты. Шулай ук министрның беренче урынбасары гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерде.