«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә турнир узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук «Рыцарский турнир» дип исемләнгән ярышлар үткәрде. Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Социаль хезмәт алучылар ике командага бүленеп биремнәр белән карточкалар алдылар. Турнир программасына спорт һәм интеллектуаль биремнәр кертелгән иде. Катнашучылар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң, жюри турнир җиңүчеләрен билгеләде.

Ярышларда дүрт кеше катнашты. Алар барысы да күтәренке кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International