Февраль аенда Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Зур Кукмара һәм Зур Сәрдек авыл җирлекләрендә арт-терапия дәресләре үткәрделәр. Чаралар белән 12 социаль хезмәт алучы колачланды.
Акварель буяулар белән рәсем ясау – җиңел, шул ук вакытта мавыктыргыч шөгыль. Ул кулларның вак моторикасын яхшырта, күзаллауны үстерә. Моннан тыш, рәсем ясау тынычландыра да. Социаль хезмәтләр алучылар арасында арт-терапияне көн саен практикалаучы да бар, әйтик, З. Ә. Әскәрова.
Арт-терапия тормыш белән кызыксынуны саклап кала, өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен ача, дип саный социаль хезмәткәрләр Т. Р. Кашапова һәм Р. Ш. Гайфетдинова.