26 февраль көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган балалар өчен мастер-класс узды. «Игелек бүләк ит» фонды директоры Г. Р. Әюпова һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы А. Р. Хәйдәрова җитәкчелегендә балалар тозлы камырдан магнитлар ясадылар. Балаларга аларның әти-әниләре ярдәм итте.
Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтләрне бик яхшы үстерә һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияли.