Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуын оештырдылар. Дәреснең максаты балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм балигъ булмаганнарны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру иде.
Очрашу барышында балалар кызыксынып «Җәяүле әлифбасы» мультипликацион фильмын карадылар, юлларда куркынычсызлык һәм юл йөрү кагыйдәләре турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар, «Юл хәрәкәте билгеләре» дигән пазллар җыйдылар. Чарада катнашучыларның барысына да ЮХИДИ хезмәткәрләре «Балачакның хәерле юлы» газетасы экземпляры, китаплар һәм яктылык кайтаргыч значоклар тапшырдылар.