«Демография» милли проектын һәм «Театр осталыгы» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен күләгә театры оештырылды. Бүген интернат-йортта «Маша һәм аю» әкиятенең премьерасы булды.
Мондый ял төре теге яки бу чараларга йөри алмый торган аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен бик туры килә. Мондый театрның нигезендә – күләгә һәм ут уены. Күпләргә спектакльне карау гына түгел, ә анда катнашу да ошый. Әйтик, алар геройларның репликаларын сөйлиләр. Бу аларның кәефен яхшыртып кына калмый, сөйләм һәм хәтер үсешенә дә ярдәм итә.