«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр бармак гимнастикасы белән шөгыльләнәләр

2021 елның 26 феврале, җомга

25 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Мәдинә Хажарова «Тренажерлар белән бармак гимнастикасы» дигән дәрес үткәрде. Хәрәкәт активлыгын торгызу һәм вак моториканы яхшырту максатыннан оештырылган чарада дүрт социаль хезмәт алучы катнашты.

Социаль эш буенча белгеч тернәкләнүчеләрне «ДОН» күп функцияле комплексы белән таныштырды, аның ярдәмендә буыннарның хәрәкәт итү функцияләрен, бармакларның активлыгын һәм тактик сизгерлеген торгызырга мөмкин. Социаль хезмәт алучылар дәресләр нәтиҗәсендә көзән җыеру уза, хәрәкәтләрнең координациясе яхшыра, кул-аякларның эшчәнлеге торгызыла, зур буыннарда хәрәкәтләр күләме арта, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта Мәдинә Хажарова комплексны даими кулланганда гына тотрыклы уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International