Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү атналыгына багышланган чаралар кысаларында 26 нчы февральдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Чараның төп максатлары һәм бурычлары:
- үз хокукларын яклый, эш-гамәлләрен анализлый һәм уңай юнәлешле социаль иҗади эшчәнлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү;
- балигъ булмаганнарның үз-үзләрен уңай бәяләвен формалаштыру;
- балигъ булмаганнарның үз-үзләрен дөрес тотышы, сәламәт, хокук бозуларга каршы булган шәхес турында күзаллауларын формалаштыру;
- сайлау ситуациясендә дөрес карарлар кабул итә белүне формалаштыру.
Чарада 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар тренинг күнегүләрендә актив катнаштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар, үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясадылар.