Теләче районында гражданнарның компьютер белемен арттыралар

2021 елның 26 феврале, җомга

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучыларның компьютер грамоталылыгын арттыру буенча даими рәвештә дәресләр уздыралар.

Чираттагы укыту чарасы 25 февральдә узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Л. З. Хөсәенова үз карамагындагы хезмәт алучыны клавиатура һәм компьютер тычканы эше белән таныштырды. Дәрестә шулай ук почта ясарга һәм электрон хатлар җибәрергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International