«Веста» үзәгендә балигъ булмаганнар өчен кызыклы чара узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 26 нчы февраль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова «Бу кызыклы фән» дигән чара үткәрде. Анда 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында балалар фәннең ни өчен кирәклеге турында уйландылар, фән, технология, галим, ачыш, тәҗрибә сүзләрен ничек аңлаганнары турында сөйләделәр. Аннары белгеч «Россия фәне» фильмын күрсәтте, анда Россия фәненең үсеше тарихы, галимнәрнең һәм аларның ачышлары, хәзерге дөньяда фәннең мөһимлеге һәм актуальлеге турында сөйләнде. Балалар зур кызыксыну белән фильм карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Очрашу «Акыллылар йолдызлыгы» һәм «Күңелле биремнәр» мини-викториналары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International