Йортта авыру кеше булганда, аның туганнарын төрле сораулар борчый: аңа ничек ярдәм итәргә, дөрес итеп карый белгән белгечләрне кайдан табарга, мөстәкыйль рәвештә авыруны ничек дөрес итеп карарга өйрәнергә һ. б.
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын формалаштыру кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында эшләүче Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләрендә табарга ярдәм итәләр.
Шулай итеп, Яр Чаллыда проектның белем бирү чаралары кысаларында 300 дән артык кеше инде белем алды – бу авыруларның туганнары, социаль эш буенча белгечләр, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының социаль хезмәткәрләре, караучылар.
Дәресләрдә тыңлаучылар авыруларны карауның гамәли күнекмәләрен карыйлар, ашату, өлкән кешеләрнең шәхси гигиена үзенчәлекләрен, эргономик принципларны исәпкә алып, авыруны күчерү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Зур кызыксыну белән алар психологик тренингларда һәм дәресләрдә катнашалар.
«Ышаныч» үзәгендә дәресләр индивидуаль, төркем һәм дистанцион формада уза.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына үз карамагындагылар өчен тулы һәм лаеклы тормыш өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә белем алырга теләүчеләр Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 48 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-31-03, 71-39-09.