Өлкәннәр белән эшләүдә гарденотерапия

2021 елның 26 феврале, җомга

Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Өлкәннәр белән эшләүдә гарденотерапия» технологиясе кулланыла.

Социаль хезмәт алучылар бик теләп бүлмә үсемлекләрен карыйлар. Хәзер алар язгы-җәйге сезонга әзерләнә һәм үсентеләр өчен орлык утырталар. Үсемлекләр белән эшләү Теләче районында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик һәм физик хәлен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International