Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган ике онлайн-очрашуда катнаштылар.
Беренче онлайн-чара – Орск епархиясе протоиерее белән әңгәмә – сораулар-җаваплар форматында узды. Яшәүчеләр Бөек пост турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай ук әңгәмәдә катнашучылар өчен Андрей Маламан «Послушник и монах» дигән җыр башкарды.
Дистанцион режимда узган киләсе чара – Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт. А. Маламан башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады, өлкәннәр бер-берсе белән актив аралаштылар. Чараның программасы интернат-йортта яшәүчеләрнең күңелләренә хуш килде.