Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Шулай итеп, 2021 нче елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 нче март ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International