ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районында «Преодоление» клубы әгъзалары «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы С. В. Шакирова җитәкчелегендә бәйрәм открыткасы ясау буенча иҗат сәгатендә катнаштылар.

4 нче март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Г. Р. Гыйләҗетдинова һәм Л. В. Полуэктова 8 Мартка багышланган күңел ачу чарасы уздырдылар.

Бүген, 4 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова «Бүләккә сувенир» дигән мастер-класс үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләр урнашкан объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәр өчен үтемлелеген арттыру максатыннан 2021 елның 24 маеннан 1 сентябренә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Титова Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган котлау открыткалары ясау буенча дәрес үткәрде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. Бүген Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча дәрес уздырдылар.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектында Алабуга районы икенче ел катнаша. 2 нче март көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында семинар узды.

1 нче март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар җыелышы узды. Чарада катнашучыларны Махсус Олимпиада программалары белән таныштырдылар.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең палата шәфкать туташы Идалия Сәрварова «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылышын профилактикалау» дигән темага лекция укыды. Чара кысаларында социаль хезмәт алучылар инсульт төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук аны иртә диагностикалау һәм профилактикалау ысуллары турында белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International