«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Бүләккә сувенир» дигән мастер-класс оештырдылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 4 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова «Бүләккә сувенир» дигән мастер-класс үткәрде.

Чарада катнашкан социаль хезмәт алучыларны капчык материалы белән эш техникасы белән таныштырдылар. Аннан соң тернәкләнүчеләр үз куллары белән бәйрәмгә оригиналь сувенирлар – суыткычка магнит ясадылар. Дәрес үз-үзеңне күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерүгә, иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итте.

Мастер-класста биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International