Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең палата шәфкать туташы Идалия Сәрварова «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылышын профилактикалау» дигән темага лекция укыды. Чара кысаларында социаль хезмәт алучылар инсульт төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук аны иртә диагностикалау һәм профилактикалау ысуллары турында белделәр.
Шәфкать туташы баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – еш кына инсультка китерә торган кан тамырлары авыруы, дип сөйләде. Ул барлык профилактик чараларны үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде һәм чир хәбәрчеләре булган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәклеген ассызыклады.
Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты. Алар барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.