Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр 8 Мартка открыткалар ясадылар

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Титова Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган котлау открыткалары ясау буенча дәрес үткәрде.

«Открытка рәвешендәге кечкенә игътибар билгесе бәйрәм көненә аеруча җылылык өстәргә сәләтле», – дип сөйләде иҗади дәрестә катнашучыларга интернат-йорт белгече. Өлкәннәр бик теләп котлау открыткалары ясадылар, аларны 8 март көнне әбиләргә бүләк итәчәкләр.

Екатерина Титова сүзләренә караганда, мондый иҗади дәресләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның чәчәк композициясе ясау күнекмәләре формалаша, кулларның вак моторикасы үсә һәм кәеф күтәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International