«Гармония» үзәге белгечләре бер гаиләгә ТТЧ заявка бирергә булыштылар

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. Бүген Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча дәрес уздырдылар.

Чираттагы индивидуаль дәрестә белгечләр инсульт кичергән социаль хезмәт алучының тормыш иптәшен техник тернәкләндерү чаралары (ТТЧ) яңалыклары белән таныштырдылар, аларның өй шартларында авыруларны карауда роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес барышында гаилә пары йомшак диск һәм бау баскычы сатып алырга теләк белдерде.

Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр кирәкле техник тернәкләндерү чараларына ортопедик салонга заявка бирүдә ярдәм иттеләр. Якын арада кирәкле товарларны китерү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International